16+

Татарстанда ЗАГСка электрон гариза бирү хезмәте туктатылган

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша ЗАГСка электрон гариза бирү вакытлыча туктатылган.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша ЗАГСка электрон гариза бирү вакытлыча туктатылган.

Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте, дип яза Татар-информ.

Аның әйтүенчә, бу сервис эше октябрьдә билгеле бер вакытка туктатылган. “Республикада өйләнешүчеләрнең 96 процентка якын өлеше ЗАГСка гаризаны электрон юл белән бирә иде. Ел саен бала туу турында таныклык бирү һәм башка хезмәтләр буенча 10 меңнән артык акт әзерләнә. 1 октябрьдән ЗАГСның бу хезмәтләре вакытлыча туктатылды”, - дип белдерде министр.

Роман Шәйхетдинов хәзерге вакытта ЗАГС хезмәтләрендә өйләнешү, аерылышу һәм бала тууны һәм үлемне теркәүгә электрон гариза язып булмавын белдерде. Ул моның “Гражданлык хәле актлары язуларының бердәм дәүләт реестры” Федераль дәүләт мәгълүмати системасы сервисларының тотрыксыз эше белән бәйле булуын аңлатты. “Хезмәтләр вакытлыча тукталып тору “Гражданлык хәле актларына үзгәрешләр кертү турында” 219нчы Федераль закон үз көченә керү белән бәйле. 1 октябрьдән барлык төбәкләр федераль системага күчә. Без төбәк порталын тоташтыруга федераль хакимият органнары ризалыгын алуга ирештек. Якын арада сервислар җайга салыначак. Хәзерге вакытта алар сынау үтә”, - диде Роман Шәйхетдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X