16+

Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында 72,5 меңнән артык граждан теркәлгән

Республика икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда үзмәшгуль сыйфатында 72 624 кеше теркәлгән. Ел башыннан төбәктә әлеге категориядәге эшмәкәрләр саны 15 меңнән артып киткән.

Республика икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда үзмәшгуль сыйфатында 72 624 кеше теркәлгән. Ел башыннан төбәктә әлеге категориядәге эшмәкәрләр саны 15 меңнән артып киткән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республика Россиянең дүрт пилот территориясенең берсе булды, анда үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр өчен салым режимы кертелгән иде. Быел, 1 июльдән, "Һөнәри эшчәнлеккә салым" дигән махсус салым режимын илнең элек бу тәҗрибәдә катнашмаган барлык субъектларында кертергә рөхсәт ителә.

"Һөнәри керемгә салым" эшкуарлык эшчәнлеген минималь чыгымнар белән законлаштырырга һәм аны гади режимда алып барырга мөмкинлек бирә. Еллык әйләнеше 2,4 миллион сумнан артмаган  шәхси эшмәкәрләр өчен үзмәшгуль буларак теркәлү салым белән идарә итүне оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Бу өстенлекне республикада теркәлгән 72 624 үзмәшгуль бәяләде инде", - дип шәрехләделәр Татарстан Икътисад министрлыгында.
Ведомство ачыклык керткәнчә, бу саннарга үз эшчәнлекләрен алып бару өчен Татарстан территориясен сайлаган, әмма Россиянең башка төбәкләрендә теркәлгән чит шәһәрдәге гражданнар исәпкә алынмаган. Андыйлар тагын 8,5 мең кеше исәпләнә икән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading