16+

Татарстандагы авариядә ике кеше үлгән, бишесе хастаханәгә озатылган

Авария Актаныш районында килеп чыккан.

Авария Актаныш районында килеп чыккан.

14 августта Актаныш районының Пучы авылы янында М7 трассасында коточкыч авария булган. Авария шаһитлары сүзләренчә, биредә «Лада» һәм Volkswagen кара-каршы бәрелешкән. Ике кеше һәлак булган, тагын биш кешене, шул исәптән ике баланы хастаханәгә озатканнар.

«Татарстан» телеканалы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» машинасы белән 32 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул Уфа ягыннан килгәндә каршы як полосага чыккан һәм зур тизлектә килгән килеш Volkswagen автомобиленә бәрелә.

«Лада Гранта» йөртүчесе һәм аның салонындагы 44 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading