16+

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән

Минзәлә районында йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешү сәбәпле, дүрт кеше һәлак булган.

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән

Минзәлә районында йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешү сәбәпле, дүрт кеше һәлак булган.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.   

Кичә кич белән Мәскәү - Уфа юлының 1186нчы километрында "УАЗ” һәм “Форд” йөк машинасы бәрелешкән. Ике машинага да ут капкан.

Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ” машинасын йөртүченең һәм өч пассажирның гомере өзелгән. Йөк машинасын йөртүче зыян күрмәгән.

Урынга килгән Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә утны сүндергән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә юл полициясе хезмәткәрләренең юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклаячакларын әйттеләр. Җыелган материаллар буенча закон нигезендә тиешле карар кабул ителәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading