16+

Татарстанда приюттан качкан өч яшүсмерне эзлиләр

Чүпрәле районындагы "Җылы йорт" (“Теплый дом”) приютыннан өч яшүсмер качкан.

Чүпрәле районындагы "Җылы йорт" (“Теплый дом”) приютыннан өч яшүсмер качкан.

Балалар приюттан 30 август көнне чыгып киткән. 

Чүпрәле районында «Җылы йорт» социаль приютыннан өч яшүсмер: Данил Ишматов, Михаил Глушков, Илья Ишматов качкан. Балалар Әлмәт һәм Кукмара районнарында туып-үскән.

2005, 2007 һәм 2010 елда туганнар. Балаларның буйлары 165 смдан кечерәк, ябык гәүдәле.
Яшүсмерләрнең кайда булулары билгесез. 

Балаларны күрүчеләр Чүпрәле районы полициясенең дежур частенә 02, 8 927 414 34 68 телефоннары буенча шалтырата алалар . Шулай ук приютка да хәбәр итәргә була : 8(843-75)35-5-48 яки 8 927 441 02 60.


Чыганак: http://chuprale-online.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading