Казанда март башында булган җылы һава торышына алмашка аномаль салкыннар килде.
«Суыту Кара диңгез районында, көньяктагы актив циклогенезга бәйле. Безгә циклон якынлашты һәм салкын арктик һава агымы ачылды. Санкт-Петербургта һәм башка кайбер шәһәрләрдә күпкә салкынрак булачак. Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура -6 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул 6 мартта нормадан 5-6 градуска түбәнрәк булачак. Бу март түгел, ә февраль һава торышы булырга тиеш», — диде профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
Кышны озату һәм халык күңел ачулары 6 мартта салкын һава торышында булачак. Татарстан башкаласында көндез -9 градус, ә дүшәмбегә каршы төндә -18 градус булыр дип көтелә. Халыкара хатын-кызлар көнендә — 8 мартта да салкын була, температура 7 градуска кадәр төшәчәк. Салкын аномалия кимендә декада дәвамында була.
«Салкыннар 12 мартка кадәр булачак. Киләсе декадада салкын аномалия 4 градус була. Әгәр климатик карталарны ачып карасак, зәңгәр казан, зәңгәр төс, салкын һава күрәбез», — диде профессор.
КФУ профессор әйткәнчә, якын арада Казанда көчле явым-төшемнәр көтелми. Аның сүзләренчә, март аенда Казанда уртача температура нормасы -3,2 градус, ә явым-төшемнәр күләме 33 мм булырга тиеш. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Татарстанның бөтен территориясендә салкын булачак.
«Шимбә көнне, 5 мартта, республика актив көньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә кала һәм һава торышы сизелерлек начарланачак. Кар, җепшек кар ява, кайбер районнарда явым-төшемнәр көчле булачак, урыны белән буран, секундына 15-20 метр тизлеккә җитә торган көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -3…-8, көндез -4...1 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк», — диелә ведомство сайтында.
Якшәмбе көнне, 6 мартта, төнлә һәм иртән кар явачак, урыны белән буран, көчле җил була. Циклонның ераккарак, көнчыгышка китүе һәм атмосфера басымы арту аркасында, явым-төшемнәр әкренләп кимиячәк. Төнлә һәм иртән 12, аязганда 15, ә көндез 5 градус салкын булуы көтелә.
Киләсе атна башында, 7 һәм 8 мартта республикада салкын һава торышы саклана. Төнлә -13..-20, көндез -4..-10 градус була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин, дип яза Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар