16+

Татарстанлылар «Ел табибы — Ак чәчәкләр-2022» конкурсында иң яхшы табибларны сайлый алачак

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы-Ак Чәчәкләр 2022»конкурсының номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы-Ак Чәчәкләр 2022»конкурсының номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс «Ел табибы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшыларны сайларга мөмкин.

Җиңүчеләр республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк дип аныклады ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
"Җиңүчене сайлауда интернет-тавыш бирү мөһим рольне уйнаячак", - дип өстәделәр ведомствода.

Конкурсантлар белән танышу, алар өчен үз тавышыңны бирү өчен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «эшчәнлек» — «конкурслар» — «Ак Чәчәкләр» — «Ак Чәчәкләр 2022» («Деятельность» — «Конкурсы» — «Ак Чәчәкләр» — «Ак Чәчәкләр 2022») бүлегенә керергә яки сылтама буенча узарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Ел табибы булды.
Ә «Уникаль очрак» номинациясендә төп призны республика клиник хастаханәсе белгечләре командасы алды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading