16+

Татарстаннан беренче космонавт галәмгә очты

19 октябрь көнне Байконур космодромыннан «Союз МС-02» корабле космоска очты.

Татарстаннан беренче космонавт галәмгә очты

19 октябрь көнне Байконур космодромыннан «Союз МС-02» корабле космоска очты.

Әлеге корабльдәге 3 кешелек экипажны Татарстан егете Сергей Рыжиков җитәкли.
Корабль бүген Халыкара космик станциясенә чыгачак, галәмдә барлыгы 54 тәҗрибә үткәрергә ниятлиләр. Монда авырлыксызлык шартларында борыч үстереп карау, айда йөри торган җайланма белән ерак арадан идарә итү кебек тәҗрибәләрне сынау да кергән, дип хәбәр итә Роскосмос.

Кыскасы, җиргә космонавтлар 130 тәүлектән соң гына әйләнеп кайтачак.
Сергей Рыжиков Татарстаннан галәмгә очкан беренче космонавт. Тумышы белән Бөгелмәдән булган ир-атка 42 яшь, ул озак еллар Төмән өлкәсендә яшәгән. Югары хәрби авиация очучылар училищесын төгәлләгән.

Сергей бу очыш турында күптән хыялланган, 2014 елдан бирле әзерлек эшләре алып барган. Тәҗрибәсе җитәрлек - ул 700 сәгатьтән артык очыш ясаган очучы, «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Татарстанның беренче космонавты Сергей Рыжиков белән очрашкан мизгелләрен искә алды:
- Татарстаннан галәмгә очучы беренче кеше нәкъ менә Бөгелмә районыннан булуы күңелдә шатлык та, горурлык хисе дә уята. Бу уникаль вакыйга. Сергей Рыжиков галәмгә очачак дигән хәбәр ишеткәч, без шунда ук 25 август көнне "Звездный городок" ("Йолдызлы шәһәрчек"кә) юл тоттык.

Аның белән шәһәрдән ерак булмаган базада очраштык. Бик мөлаем, ачык, гади кеше булып чыкты. Туган ягы тарихын яраткан, эшенә фанатикларча тугры булган кеше ул. Дөрес, безнең шәһәрдә ул озак яшәмәде. Ләкин шәһәр мэры буларак аның безгә еш кайтып йөрүен ишетү минем җанга рәхәтлек бирә. Бик яхшы аралаштык. Аңа Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тоттырдык. Хәзер алар Сергей белән галәм киңлекләрендә оча. Республикабызның аңа карата игътибары егетнең күңелен тагын да күтәрде. Җиргә кайткач без аны Бөгелмәдә каршы алачакбыз. Бу Сергейның әле беренче очуы гына. Без килгәндә очу алдыннан була торган бик катлаулы сынаулар үтә иде, - дип сөйләде район җитәкчесе.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading