16+

Татарстанның атказанган табибы коронавирустан вафат булган

5 май көнне Чаллыда коронавирус йоктырган 5 нче шәһәр хастаханәсенең бит-казна хирургиясе бүлеге мөдире, ТР атказанган табибы Дмитрий Смородинов вафат булды.

Татарстанның атказанган табибы коронавирустан вафат булган

5 май көнне Чаллыда коронавирус йоктырган 5 нче шәһәр хастаханәсенең бит-казна хирургиясе бүлеге мөдире, ТР атказанган табибы Дмитрий Смородинов вафат булды.

Әлеге хәбәрне  Мәгълүмат сәясәте идарәсе башлыгы һәм PR буенча Чаллы шәһәре мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. COVID-19 белән көрәш буенча Татарстанның оператив штабы да Чаллыда бүген көндез коронавируслы пациентның үлеме турында язды. Әмма шул ук вакытта үлгән кешенең шәхесе хакында хәбәр ителми.

Ә бүген исә әлеге хәбәрне Римма Мөхәммәтҗанова  Смородиновның үлемен рәсми рәвештә раслады. Ир-атка 51 яшь булган. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә 5 нче шәһәр хастаханәсендә бер бүлек мөдирендә "коронавирус" диагнозы раслануы турында мәгълүмат барлыкка килгән иде. Янәсе, кабат үткәрелгән тест уңай нәтиҗә биргән, ләкин медицина учреждениесендә бу мәгьлүматны кире кактылар.

"Безнең Чаллы табибы Дмитрий Васильевич Смородинов фани дөньядан китте", - дип хәбәр итте үзенең инстаграмдагы битендә мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы, Чаллы мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading