16+

Татарстанның бер районында бакчалардан бәрәңге урлый башлаганнар

Соңгы берничә көндә Олы Әтнә авылында шәхси хуҗалыклардан бәрәңге урлый башладылар.

Соңгы берничә көндә Олы Әтнә авылында шәхси хуҗалыклардан бәрәңге урлый башладылар.

Газетабызның веб редакторы булып эшләгән Раилә Минибаеваның да бәрәңге бакчасына караклар кергән, дип яза "Әтнә таңы".

— Безнең йорт янында бәрәңге бакчасы юк, шуңа күрә платина буенда бүлеп бирелгән җирне үзебез эшкәртеп, бакча ясап утырттабыз бәрәңгене. Ләкин бүген агу сибәргә дип баргач шаккаттык. 20 төпкә якын бәрәңгене казып алып киткәннәр. Ничек шулай урлап ашап була, ничек тамактан үткән икән ул? - диде ул бу хәлгә шаккатып.

Сүзен дәвам итеп: "Без ул бәрәңгене шунда кадәр барып кул кычытканнан яки караклар урласыннар өчен утыртмыйбыз. Моннан соң карап торырбыз инде, бәлки каракныда тотарбыз. (Тотсак сезнең белән дә бүлешербез фотосы белән) Безнең янда күп кешенең бакчасы бар, сездә күз колак булыгыз, - дип кисәтеп тә куйды.

Күпме хезмәт куйган башка кеше хезмәтенә, уңышына ничек кул сузып була инде ул. Чыннан да, сак булыгыз. Башта бәрәңге, аннан соң башка әйберләрне урламаслар дип тә әйтеп булмый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading