16+

Татарстанның бер районында мәктәпләрне ябарга җыеналар

Чистайда, балалар ОРВИ белән авыру сәбәпле, 9 мәктәпне карантинга ябу турында фикер алышу бара.

Чистайда, балалар ОРВИ белән авыру сәбәпле, 9 мәктәпне карантинга ябу турында фикер алышу бара.

“Узган елның шушы периоды белән чагыштырганда, быел суык тидереп авыручылар саны дүрт тапкырга артты. 8 мәктәптә 42 сыйныф карантинга ябылса да, вәзгыять уңай якка үзгәрмәде”, - ди Роспотребнадзорның җирле бүлек башлыгы Флюра Хәйруллина.

Ул Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановка 9 мәктәпне карантинга ябарга тәкъдим итте. Әлеге мәктәпләрдә укучыларның 23-53 проценты ОРВИ белән авырый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading