16+

Татарстанның бер районында ташландык йортта ике ир-атның үле гәүдәләре табылган

Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

21 апрель көнне Әгерҗе районының Мукшур авылында ташландык йортта 35 яшьлек һәм 42 яшьлек Ижау кешеләренең үле гәүдәләре табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 нче өлеше буенча (ике яки аннан күбрәк кеше үтерү) җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.

Хәзерге вакытта ир-атларның Ижевск шәһәрендә яшәүче хатынны үтерүгә катнашы булуда шикләнеп эзләүдә булганлыгы ачыкланган. Оператив-эзләү чаралары барышында мәрхүмнәрнең Мукшур авылы территориясендә яшеренеп ятулары билгеле булган. Хокук сакчылары адрес буенча килгәч, ир-атларның берсе икенчесен ау мылтыгыннан атып үтергән, шуннан соң үз-үзенә аткан.
Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: http://agryz-rt.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading