16+

Татарстанның бер районында вандаллар сквердагы бюстны буяганнар

Чистай скверында танылган язучы-публицистларның бюстларына кара буяу белән рәсем ясаганнар.

Чистай скверында танылган язучы-публицистларның бюстларына кара буяу белән рәсем ясаганнар.

Чистайда вандаллар "Хәзинә" скверындагы бюстларга рәсем ясаганнар. Билгесез кешеләр кара буяу белән скульптураның битләрен буяган. Күрәсең, язучы-публицист Фатыйх Әмирхан бюстындагы: «Яшь буынның киләчәге өчен без җаваплы», - дигән язу да аларны туктатмаган.
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор София Гобәйдуллинаның бюсты гына тимәгән килеш калган.
Бу хәлне Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәрехләгән.

- Әлеге гамәл усал нияттән эшләнмәгәнлегенә ышанам. Хайп тоту өчен түгелдер. Бу балаларның да, өлкәннәрнең дә эше булырга мөмкин. Видеокүзәтү камераларын карарбыз. Күпләр тарихны начар белә, шуңа күрә мондый гамәлләр кыла. Шул уңайдан мәктәпләрдә профилактик әңгәмә үткәреләчәк, - дигән Эдуард Рөстәм улы.

Бюстларны тәртиптә тоту белән Скарятин бакчасы хезмәткәрләре, якындагы мәктәп хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк. 2нче гимназия директоры Равилә Гәйнетдинова беренчеләрдән булып иртән скверга килгән.
 - Килеп туган хәл шаккаттыргыч. Без укучылар белән әлеге территориягә өмәләргә чыгабыз, тәртип сакларга тырышабыз. Бу хәл турында миңа хәбәр иткәннән соң, мин шок хәлендә идем. Боларның барысын да үз күзем белән күргәч, хәлем начарланды. Күрәсең, бюстларны аэрозоль буяу белән буяганнар. Барысын да юып, бетерергә тырышырбыз, - дип шәрехләгән Равилә Гәйнетдинова.

Фото: http://chistopol-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading