16+

Татарстанның Буа һәм Арча районнарында берничә юл су астында калган

Белгечләр моны бик күп кар яву һәм, нәтиҗә буларак, елгаларда су өсте тигезлегенең артуы белән аңлата.

Белгечләр моны бик күп кар яву һәм, нәтиҗә буларак, елгаларда су өсте тигезлегенең артуы белән аңлата.

Чәршәмбе, 6 апрельдә, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Буа районында кайбер юлларны су баскан. Сүз Кыят һәм Черки-Кильдураз авылы янындагы күперләр турында бара. Килеп чыккан хәлне белгечләр кар күп булу һәм, нәтиҗәдә, Зөя елгасында су өсте тигезлегенең артуы белән аңлата.

Шул ук сәбәптән, Казансу елгасыннан Арча районының Кәче авылында грунт юлы да күтәрелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, анда юл өстеннән күтәрелгән су дәрәҗәсе 10 сантиметр чамасы тәшкил итә, ә Буа районында вәзгыять хәзер начаррак - 45 сантиметр.
«Җирле халык белән янгынга каршы тематикага һәм су объектларында куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Халыкта азык-төлек һәм ягулык запасы бар. Барлык урыннарда да юлдан үтүне тыючы билгеләр куелган, юллар ябылган", - дип искәртәләр республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading