16+

Татарстанның котыру чире табылган авылында ит тә, сөт тә сатарга ярамый

Тукай районы Югары Байлар авылында котыру чире ­буенча ике айлык карантин игълан ителгән. Хәзер анда ит, сөт сатарга ярамый. Барысына да авыру төлке сәбәпче.

Тукай районы Югары Байлар авылында котыру чире ­буенча ике айлык карантин игълан ителгән. Хәзер анда ит, сөт сатарга ярамый. Барысына да авыру төлке сәбәпче.

Хуҗиннар гаиләсе төнлә эт өргән тавышка урамга чыга һәм төлкене күреп ала. Йорт хуҗасы Муллахмәт абый аны сәнәк белән кадап үтерә. Ләкин төлке аларның биш тавыгын буарга өлгергән була. Шөкер, сарыкларына зыян китерми. Ахырдан төлкенең котыру чире белән авырганы ачык­лана. Ветеринарлар аны яндыра, ә йорт хайваннарына тиешле прививкалар кадый. Ел башыннан бирле бу – республикада теркәлгән дүртенче котыру чире очрагы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading