16+

Татарстанның сәүдә үзәкләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды

Әлеге прививканы беренчеләрдән булып Казандагы «Мега» сәүдә үзәгенә килүчеләр ясата алды.

Әлеге прививканы беренчеләрдән булып Казандагы «Мега» сәүдә үзәгенә килүчеләр ясата алды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан шәһәрләренең сәүдә үзәкләрендә коронавирустан вакцинация ясата алу мөмкинлеген карый. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Әлеге вакцинация Казанда «МЕГА» сәүдә үзәгендә старт алды. Мөрәҗәгать итүчеләрне чикләнгән зонада, тере чират тәртибендә кабул итәләр. Вакцинация пункты 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Полис һәм СНИЛС булган очракта Казанның теләсә кайсы районында яшәгән кеше прививка кадата ала. Әгәр кешенең паспорты бар икән, алда әйтелгән документлар таләп ителми.

"МЕГА" дагы вазгыятькә, халык кызыксынучанлыгына карыйбыз, шуннан чыгып башка шәһәрләрдәге сәүдә үзәкләре белән эшли башлаячакбыз. Мөрәҗәгатьләр керә. Әмма биредә сәүдә үзәгенең теләге генә дә исәпкә алынмый, бик күп факторлар уртак булырга тиеш. Әлеге эшнең иминлеген тәэмин итеп кенә, без вакцинация пунктын эшләтеп җибәрергә риза була алабыз. Без "Мега" сәүдә үзәгенә дә ике атна тирәсе әзерләндек ", - дип аңлатты Владимир Жаворонков.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading