16+

Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итү турында карарны имзалады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итү турында карарны имзалады.

«Садыйков Марат Наил улын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифасыннан, вафат булу сәбәпле, азат итәргә», – диелә документта. Марат Садыйков 29 гыйнвар көнне 53 яшендә вафат булды.

Татарстан Республикасы Рәисенең 6 февральдәге указы белән сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Республика клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марсель Мансурович Миңнуллин билгеләнде. Бүгенге көннән Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе яңа җитәкчелек кул астында эшли башлаячак.

Марсель Мансур улы үзенең хезмәт юлын Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургы (2000 елда) буларак башлап җибәрә. 2004 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
Инде күп еллар дәвамында Республика клиник хастаханәсе табибының (2010 елдан) беренче урынбасары булып эшли. 

 Яңа җитәкчегә яңа эш урынында уңышлар телибез. 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading