16+

Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов үз вазыйфасыннан китә

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов үз вазифасыннан китә. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов үз вазифасыннан китә. 

Россия президенты Владимир Путин Указы белән полиция полковнигы Ленар Габдрахманов Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Хәзерге вакытта президент указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылмаган әле. Дәүләт автоинспекциясе сайтында документ 2022 елның 4 маенда имзаланган дип күрсәтелә.

Ленар Габдрахманов 1980 елның 25 августында Казанда туган. 1997 елда Казан Суворов хәрби училищесын, 2002 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифасын ул 2016 елдан бирле башкарды.Ленар Габдрахманов Россия ЮХИДИ башлыгы урынбасары булды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading