16+

Татарстанның чикләрен билгелиләр

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм "Росреестрның федераль кадастр палатасы" учреждениесенең Татарстан буенча филиалы Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында утырыш уздырды.

Татарстан буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләренең бары 50 проценты гына дәүләт кадастрына кертелгән.

Республиканың административ чикләре кадастрда бөтенләй дә билгеләнмәгән. Кайбер төбәкләр үз чикләрен кадастрда терки башлаганнар. Әйтик, Оренбург, Мари Эл республикалары. Татарстан үз чикләрен төгәл күрсәтмәгән очракта, безнең республиканың чикләре башка төбәкләр биргән мәгълүматларга таянып билгеләнәчәк. Бу исә аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов исә, "Без Татарстан Республикасы чикләрен төгәл күрсәтергә тиеш", - диде һәм республика чикләрен дәүләт кадастрына кыска вакытларда кертергә кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading