16+

Татарстаның икътисад министры Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнде

Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры вазифасына расланды. Бу карар республика парламенты тарафыннан кабул ителде.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры вазифасына расланды. Бу карар республика парламенты тарафыннан кабул ителде.

Бүген республика Халык җыены утырышында депутатлар Артем Здунов кандидатурасын хупладылар, 68 кеше “әйе” һәм 5се “юк” дип тавыш бирде.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев кичә Здунов кандидатурасын Дагыстан Халык җыенына тәкъдим итте.

Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Казан финанс икътисад институтын тәмамлаган. 2006- 2010 елларда “Татарстан Фәннәр академиясе Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге”ндә эшләгән.

2010 елдан алып — Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары. 2014 елның октябреннән Татарстан икътисад министры вазифасын били.

Икътисади фәннәр кандидаты. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.


Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading