16+

"Татмедиа" - Татарстанда Telegramга язылучылар саны буенча беренче урында

Социаль челтәр һәм мессенджерларга язылучылар көннән-көн арта, аларда контентны булдыру һәм куллануның үз мәдәнияте формалаша.

Социаль челтәр һәм мессенджерларга язылучылар көннән-көн арта, аларда контентны булдыру һәм куллануның үз мәдәнияте формалаша.

Шуңа күрә «Татмедиа» АҖ әлеге платформаларда яңа медиа булдыруга акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. 

"Без ресурсларның 70 процентын яңа медиа булдыруга юнәлдерүне максат итәбез, шул исәптән Telegram һәм ТikТок проектларын үстерүгә. Хәзер яшь аудитория бу ресурсларга актив керә, шуңа күрә безнең өчен төп бурыч - пабликлар үсешен тәэмин итү ", - диде Садыйков. 

Аның сүзләренчә, "Татмедиа" АҖ Татарстанда Telegramга язылучылар саны буенча беренче урында тора һәм аудиторияне ТikТокта актив үстерә. "Күпләр ТikТокны балалар шаяруы дип саный, әмма ул кулланучыларның контентны куллануга сарыф иткән вакыт күләме буенча Instagram ны узып киткән. Тора-бара ТikТок аудиториясе үсәчәк кенә, контентның сыйфаты артачак ", - дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше. 

Шамил Садыйков китергән статистика күз салсак, ТikТокта "Татмедиа" аккаунтына 14 мең кулланучы язылган, кайбер видеороликлар миллионнан артык карау җыйган. "Безнең өчен ТikТok - ул киләчәккә инвестицияләр, вакыт узу белән бу аудитория өстенлек итәчәк. Әгәр дә 5 ел элек төп социаль челтәр "ВКонтакте" булса, хәзер аудитория кызыксынуы Instagramга күчте, вакыт узу белән ТikТok чираты киләчәк. Безнең балалар телевизор карамый, газета укымый, радио тыңламый, яңалыкларны социаль челтәрдән һәм мессенджерлардан күреп белә. Аларны традицион массакүләм мәгълүмат чаралары белән кызыксындыру мөмкин түгел, һәм бу "Татмедиа" иң зур бәла, - дип ассызыклады генераль директор. 

YouTubeта проектларны үстерү - медиахолдингның тагын бер төп бурычы булып тора. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2020 елда «Татмедиа Junior» яңа проекты эшли башлады, ул «Салават купере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Идел» журналлары укучыларын берләштерә. Алар тарафыннан туган телне, дөньяны, космосны, табигатьне һәм башка тормыш өлкәләрен өйрәнү буенча 30 видеоканал булдырылган.

"Татмедиа Junior" проекты YouTube, Instagram һәм ТikТокта эшли белүче журналистларны әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу яңа белемнәре һәм технологияләре булган иҗади хезмәткәрләрнең яңа буыны булачак. Без медиаконтентны кулланудагы үзгәрешләргә әзерләнергә тиеш һәм бу юнәлештәге эшне ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән алып барабыз ", - дип аңлатты Садыйков. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading