16+

Санаторийга юллама, кар чистарту техникасы сезгә эләкмәдеме, яки "Татмедиа" бүләкләр уйнатты!

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте ел саен үзе нәшер иткән газета-журналларга язылучылар арасында лотерея уены үткәрә, бүләк уйната.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте ел саен үзе нәшер иткән газета-журналларга язылучылар арасында лотерея уены үткәрә, бүләк уйната.

Елына ике тапкыр, язгы һәм көзге язылу кампанияләре нәтиҗәләре буенча үткәрелә торган әлеге күркәм чараның елдан ел популярлык казана, анда катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта бара. Лотерея уенында катнашуның шартлары бик гади,  “ТАТМЕДИА” нәшер иткән газета-журналлардан, кимендә бер газетага һәм бер журналга ярты елга язылырга һәм язылу турындагы квитанцияне лотерея уенын оештыручыларның электрон адресына юлларга гына кирәк.

2022 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе дә бу уңайдан искәрмә булмады. Оештыручылар әйтүенчә, лотерея уенында катнашырга теләк белдерүчеләр саны 469 булган. Катнашучыларның географиясе дә киңәя.  Быел, мәсәлән, алар арасында Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан, Красноярск краеннан, Оренбург һәм Төмән өлкәләрендә яшәүчеләр дә бар.

 “ТАТМЕДИА” бу юлы да шактый саллы бүләкләр әзерләгән. Әйтик, мәсәлән, көнкүреш техникасы, смартфоннар һәм телевизор. Ә иң зур бүләк – шифаханәгә ике кешелек юллама.

Акционерлык җәмгыятенең брифинглар залында үткәрелгән лотерея уенында быелның җиңүчеләре дә ачыкланды. Һәрбер лотерея уенында “Шәһри Казан” газетасына язылучыларның булуы икеләтә сөендерә. Менә бу юлы да газетабызның ике укучысы бәхетле отыш иясе булды. Мамадыш районыннан Фирая Мингалиева һәм Арча районыннан Лилия Нурмөхәммәтова инструментлар җыелмасын отты.

Бәхетле отыш ияләренә бүләкләр атна-ун көннән “ТАТМЕДИА” бинасында тантаналы шартларда тапшырылачак. Ә без, үз чиратыбызда, аларны әлеге бүләкләргә ия булулары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! “Шәһри Казан” газетасын үз иткән, аңа тугры калганыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Фәрит Нурмөхәммәтов
Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading