16+

Татьяна Ларионова гериатрия кабинетларына конкурс уздыруны тәкъдим итте

Гериатрия профиле ул – өлкән буын кешеләренә махсус медицина ярдәме.

Татьяна Ларионова гериатрия кабинетларына конкурс уздыруны тәкъдим итте

Гериатрия профиле ул – өлкән буын кешеләренә махсус медицина ярдәме.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова республикада гериатрия кабинетларына конкурс уздыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанның 21нче сырхауханәсендә өлкән яшьтәгеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган киңәшмәдә әйтте.

«Бу районнарда өлкән буын вәкилләренә мөнәсәбәтне күрсәтү өчен стимул булачак», – диде Ларионова. Гериатрия профиле ул – өлкән буын кешеләренә махсус медицина ярдәме.


  • «Гериатрия» профиле буенча беренчел медицина ярдәме 45 гериатрия кабинетында күрсәтеләчәк. 2019 елның 1 июлендә булган мәгълүматлар буенча, хәзер 35 кабинет эшли. Июльдән ел азагына кадәр тагын 10 гериатр-табиб кабинеты ачылачак.

Гериатрия ярдәме кайбер урыннарда комплекслы төстә күрсәтеләчәк. Казанның 21нче сырхауханәсе шуңа мисал. Биредә өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәге, бассейн да бар. Олы яшьтәгеләргә кул моторикасы өчен шөгыльләнү предметлары, хәрәкәтне яхшырту өчен тренажерлар куелган.

Татарстанда 2019 ел азагы – 2020 ел башында түбәндәгеләрне эшләү ниятләнә:

  • Казан шәһәре Сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында төбәк гератрия үзәге булдыру;
  • «Гериатрия» профиле буенча стационар ярдәм өчен 170 ятак әзерләнә. 1 июльгә 134 ятак бар, ел азагына кадәр өстәмә тагын 42 ятак булдырылачак;
  • Республикада бу юнәлеш буенча табибларга укыту оештырыла. Барлыгы 50 табиб-гериатр булыр дип исәпләнә. 100 шәфкать туташы квалификациясен күтәрәчәк.

Гериатрия бүлекләрендә гәүдә авырлыгы кимү, бәвелне тота алмау, сәламәтлектә картлык белән бәйле башка тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Казанда яшәүче Людмила Майорова гериатрия кабинетлары булдыруга мөнәсәбәтен белдерде. «Шәп булачак инде бу. Театр чишенү урыныннан, ә сырхауханә безне ничек каршы алудан башлана. Мин үзем 7нче сырхауханәгә иртәнге сәгать 6га табибка язылырга килгәндә, терминал эшлиме дип карыйм. Минем кебекләр төрле катларда йөгереп йөрибез – берсе дә эшләми. Аннары регистратурага барабыз – «әле ачылмады» диләр. Аларның ачылганын көтәбез», – ди ул.

Аның әйтүенчә, табиблар Интернеттан язылырга кушса да, өлкәннәргә бу җиңел түгел. «Интернет аша язылырга улымны сорыйм, ул мине гел яздыра иде. Ә хәзер инде өченче атна языла алмыйм. Күзләрем кызыл, ә офтальмологка эләгә алмыйм. Шуңа күрә шушы уңайсызлыкларны истә тотканда, өлкәннәр өчен аерым хезмәт күрсәтү кабинетлары ачылу бик яхшы булачак», – ди Людмила Майорова.

Казанда яшәүче Татьяна Кузнецова да табибларның игътибарлырак булуларын теләде. «Кан анализы бирдем, флююорография, ЭКГ ясаганнар иде, аларның нәтиҗәләре ниндидер, белмим дә. Анализларның копияләрен ала аламмы дигәч, «белмим инде» дип ык-мык килеп торалар», – ди ул.

Аның фикеренчә, кешеләрне яше, авыруы ягыннан төрле категорияләргә бүлү кулайрак. «Кемдер сәламәтлеген яхшыртырга да, хәрәкәтләнергә дә, спорт белән дә шөгыльләнергә теләми – аларга ярдәм кирәк. Ә яшәргә, үзләрен карарга теләүчеләрне, уртак мәнфәгатьләре булганнарны аерым төркемгә кертү кирәк», – ди ул.

Гөлнар Гарифуллина, «Татар-информ».
Фото: Владимир Васильев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading