16+

Тавыш бирү көнендә 10 меңнән артык күзәтүче эшләячәк

Татарстан Иҗтимагый палатасы 10 меңнән артык күзәтүче теркәгән, алар тавыш бирү участокларында эшләячәк.

Татарстан Иҗтимагый палатасы 10 меңнән артык күзәтүче теркәгән, алар тавыш бирү участокларында эшләячәк.

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү көнендә һәр гражданин, теләсә кайсы партия яки иҗтимагый оешма вәкиле күзәтүче була ала. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Күзәтүдә республикадагы һәр гражданин катнаша ала. Гаризаны ТР Иҗтимагый палатасына җибәрергә, форманы тутырырга кирәк һәм җәмәгать күзәтүчесе статусында катнашырга була. Барлык сәяси партияләр дә шулай ук эшли ала. Алар Иҗтимагый палатага үз күзәтүчеләреннән гариза җибәрә һәм күзәтүче була», — диде Кондратьев.

«Хәзерге вакытта Иҗтимагый палатада күзәтелгән активлык, күзәтүчеләр бик күп булачак дигәнне аңлата. 10 меңнән артык күзәтүче теркәлде инде», — диде ул.

    Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә Россия күләмендә тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1июльгә кадәр узачак. Республикада 2,9 млн тавыш бирүче бар, 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading