16+

Тавыш бирү участокларында көн саен дезинфекция үткәреләчәк

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары көн саен дезинфекцияләнәчәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары көн саен дезинфекцияләнәчәк.

25 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте белгечләре сайлау участокларында көн саен дезинфекция чаралары уздырачак.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе гомумроссия тавыш бирү участокларының дезинфекциясе ничек булачагын күрсәтте.

- Һәр көн азагында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте белгечләре (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе) биналарны тулысынча санитар эшкәртәчәкләр, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. - Бу участокның эше төгәлләнгәннән соң гына башкарылачак. Белгечләр тавыш бирү өчен кабинкалар, җиһазлар, барлык керү ишекләрен һәм түшәмнәрне, гомумән, участок урнашкан бинаның болдырына кадәр эшкәртәчәкләр.Тавыш бирү участогы эшкәртелгәннән соң, аны тавыш бирүнең киләсе көненә кадәр бинага керүне ябып, "консервациялиләр". Моннан тыш, участокларда көн дәвамында дезинфекцияләүче эремәләр белән даими рәвештә дымлы җыештыру планлаштырылган. Бу тавыш бирүнең куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү процессын оештыруда 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Алар Роспотребнадзор таләпләре нигезендә участоклар әзерләүне төгәлләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading