16+

Түбән Камага Даниядән сыерлар кайткан: ничә литр сөт бирерләр?

Түбән Каманың «Орсис-Агро» хуҗалыгына Даниядән джерси токымлы сыерлар кайтартылды. 

Түбән Камага Даниядән сыерлар кайткан: ничә литр сөт бирерләр?

Түбән Каманың «Орсис-Агро» хуҗалыгына Даниядән джерси токымлы сыерлар кайтартылды. 

Декабрь аенда бозауларга тиешле 130 баш сыер әлеге вакытта ветеринария таләпләре буенча карантинда. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Джерси — чагыштырмача кечкенә токым, бу сыерларның биеклеге — 1,2 метр, авырлыгы 400 кг тирәсе. Алар көненә 30 — 40 литр сөт бирә, сөтләре аксым, май (6 проценттан артык) һәм кальцийга бай булуы белән аерылып тора. Һәрчак яңалыкка омтылучы терлекчеләребезгә уңышлар, куелган максатларының тормышка ашуын телим», — дип яза инстаграмдагы битендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading