16+

Театрда һәр кеше ясарга мөмкин булган 10 хата

Театрда кешенең үз-үзен тотуы, аның ни кадәр тәрбияле икәнен күрсәтә! Танышларыгыз, сөйгән ярыгыз алдында оятка калмас өчен театрда үз-үзеңне тоту этикетын белергә кирәк.

Театрда һәр кеше ясарга мөмкин булган 10 хата

Театрда кешенең үз-үзен тотуы, аның ни кадәр тәрбияле икәнен күрсәтә! Танышларыгыз, сөйгән ярыгыз алдында оятка калмас өчен театрда үз-үзеңне тоту этикетын белергә кирәк.

  • Театрга барганда күп итеп хуш-буй сибенмәгез! Залда бөтен исләр дә бергә кушыла, шуның аркасында башка кешеләрнең башы әйләнергә, аллергия кузгалырга мөмкин.

 

  • Этикет буенча хатын-кыз ир-атны театрга үзе беренче булып чакыра ала. Ләкин театрга кергәндә контроллерга билетларны бары ир кеше генә бирергә тиеш. Ул шулай ук театрга кергәндә һәм чыкканда хатын-кызга ишек ача.

 

  • Спектакльгә 20 минут алдан килергә кирәк. Театрга соңга калу әдәпсезлек. Театр хезмәткәрләре сезне спектакльгә антрактка кадәр кертмәскә тулы хокуклары бар!  

 

  • Театр гардеробтан башлана икәнен онытма! Ир кеше беренче булып хатын-кызга чишенергә ярдәм итәргә тиеш, соңыннан гына үзе өс киемен сала ала. Гардероб номерларын ул үзендә калдырырга тиеш. (Номерларны кулга тотып йөрергә дә ярамый, кесәгезгә салып куегыз!)

 

  • Фоедагы көзгегә карап үзеңне тәртипкә китерү, чәчеңне тарау, макияжыңны төзәтү әдәпсезлек. Моның өчен хатын-кызлар бүлмәсе бар.

 

  • Залга беренче булып ир кеше керә. Утырасы урынга юлны да хатын-кызга ул күрсәтә. Рәт арасыннан барган вакытта йөзең белән утырган кешегә таба борылырга кирәк. Кымачаулаганың өчен гафу үтенергә дә онытма! Үз урыныгызга барып җиткәч, ир кеше башта хатын-кызның утырганын көтә, соңыннан гына үзе утыра.

 

  • Әгәр дә сезнең урын уртада икән, залга икенче звоноктан соң ук кереп утырыгыз. Кырыйда утырган кешеләр өченче звонокны көтәргә мөмкин.

 

  • Авырыйсыз икән, спектакльгә баруны кичектереп торыгыз. Йөткерү, төчкерү актерларга да, тамашачыга да кымачаулый.

 

  • Актерга чәчәкләрне сәхнәгә менмичә генә, баш игән вакытларында бирегез. Чәчәк бәйләмнәрен театр хезмәткәрләре аша да тапшырсагыз була.

 

  • Гардеробта башта ир кеше киенә, анан ул хатын-кызга киенергә ярдәм итә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Фото kamalteatr.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading