16+

Теләче көрәшчеләр командасы лидерларсыз калган

Читтән килгән көрәшчеләрне министрлык призына узачак ярышка кертмиләр.

Читтән килгән көрәшчеләрне министрлык призына узачак ярышка кертмиләр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына киләсе атнага узачак республикакүләм ярышта Муса Галләмов, Артур Зөлкәрнәев һәм Ренас Кәлимуллин Теләче районы өчен чыгыш ясый алмаска мөмкин. “Шәһри Казан” хәбәрчесенә үз чыганаклары буенча шундый хәбәр килеп иреште.

“Безнең җитәкчелеккә бу хакта спорт министрлыгы вәкиле җиткерде, – диде әлеге чыганак. – Нигезләмә буенча пропискалы көрәшчеләр генә кертеләчәк, диләр. Шул рәвешле Муса белән Артурның командага керә алмаячагы билгеле булды. Ә Ренаска Теләче өчен көрәшергә прописка вакыты бер ел булырга тиеш, диелде”.

Хәбәрләр дөреслеккә туры килсә, Муса Галләмов белән Раил Нургалиев очрашуын рәсми ярышларда Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирда гына күрербез, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading