16+

Телефон аша акча урлыйлар

Беркөнне коллегама таныш түгел номер шалтыратты. “Банкта кертемнәрегез бар иде, без сезгә шул акчаларыгызны арттырып алырга ярдәм итәбез,” – дип танышымны сөйләштерә башладылар.

Беркөнне коллегама таныш түгел номер шалтыратты. “Банкта кертемнәрегез бар иде, без сезгә шул акчаларыгызны арттырып алырга ярдәм итәбез,” – дип танышымны сөйләштерә башладылар.

Сөйләшүдән баш тартса да, берничә тапкыр шалтыратып танышымны йөдәтеп бетерделәр. Ахырдан тикшереп караса, коллегамның картасыннан 1800 сум акча югалганы ачыкланды. Телефон номеры банктагы картага беркетелгән, мошенниклар кешене сөйләштереп, ул арада картадагы акчасын алганнар. Кызганыч, мондый очракларда банк хезмәткәрләре, полиция дә әллә ни эшли алмый. Еш кына караклар табылмый. Клиентларының хокукларын яклау максатында,26 сентябрьдән быелның 27 июнендә кабул ителгән № 167нче федераль закон нигезендә банклар яңа кагыйдәләр нигезендә эшли башлаячак. Әгәр дә клиентларның исәп-счетларыннан шикле операцияләр үтәлгәнен күрсәләр ике көн картадан акча алып булмаслык итеп чикләүләр кертә башлаячаклар. Акча күчерү турында мәгълүмат килүгә, банк хезмәткәрләре башта клиентка хәбәр җибәрәчәк. Клиентның чынлап та үзе акча алырга теләвен белгәч кенә операцияне дәвам итәргә рөхсәт ителәчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading