16+

Телевизорга цифрлы һәм аналоглы телевидениене ничек тоташтырырга?

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРС) филиалы – «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәге» белгечләре татарстанлыларга цифрлы һәм аналоглы телевидениене телевизорга ничек тоташтырырга кирәклеген аңлатты.

Моның өчен сигналны метрлы һәм дециметрлы диапазоннарда тотарга сәләтле антенна таләп ителә. Ул приставкага тоташтырыла, дип хәбәр итә РТРС филиалының матбугат хезмәте.

«Аналог» телеканалларын карау өчен приставка тоташтыргычын (RF OUT) телевизор тоташтыргычы (ANT IN) белән өстәмә антенна кабеле ярдәмендә ялгарга кирәк.
Шуннан соң пульт ярдәмендә телесигналны «аналог» форматын (TV) кабул итү режимына көйләгез. Пульт белән SOURCE яки INPUT кнопкалары ярдәмендә цифрлы телеканалларны эзләп табарга мөмкин.
Эфирда кабат пәйда булган телеканалларны, шул исәптән РТРС-2нең икенче пакеты каналларын кабул итү өчен аларны пульт ярдәмендә яңадан табарга кирәк.

15 ноябрьдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев аналоглы телевидениене этаплап гамәлдән чыгару турында игълан итте. Ул 2019 елның февралендә башланып, ярты ел дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, 20 телеканалны цифрлы форматта бушлай карап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading