16+

Тәүге Мирасиада җиңүчеләре билгеле

Бүген Буада Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан архивчылар һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасы узды. Чарада республиканың мәдәни мирасын саклаучылар алты спорт төрендә көч сынашты: катнаш эстафета, дартс, йөзү, бадминтон, футбол эстафетасы, аркан тартышуда катнашты.

Тәүге Мирасиада җиңүчеләре билгеле

Бүген Буада Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан архивчылар һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасы узды. Чарада республиканың мәдәни мирасын саклаучылар алты спорт төрендә көч сынашты: катнаш эстафета, дартс, йөзү, бадминтон, футбол эстафетасы, аркан тартышуда катнашты.

Республиканың 37 районыннан, Дәүләт архивы, Милли музей, "Казан Кремле"музей- тыюлыгы, сынлы сәнгать музее, төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре килгәннәр иде.

Катнашучыларны Буа районы башлыгы Марат Җаббаров котлады. Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова барысына да күңелле ял теләде. "Чараның төп максаты музей хезмәткәрләре белән архивчылар арасындагы элемтәне тагын да ныгыту", - диде ул.
Сүз уңаеннан, Гөлнара Габдрахманова үзе дә спортка битараф түгел. Ул кышы буе чаңгыда йөри,көн саен 10 километр йөгерә йә җәяү йөри.

Буада Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар дәвам итә. Мирасиаданың беренче тапкыр үткәрелүе музей хезмәткәрләренә, архивчыларга үзләрен күрсәтергә, мөмкинлекләрен сынарга ярдәм итә. Йөзү буенча хатын-кызлар арасында беренче урын алган Саба районы архив бүлеге җитәкчесе Альбина Сираҗетдинова да мондый чаралар яңа дуслар табарга, үзара аралашырга,сәләтеңне ачарга мөмкинлек бирә дип саный. Альбина 25 метр араны 20 секунд эчендә йөзеп җиңү яулады. Йөзәргә әле өч ел элек кенә өйрәнгән. "Мин кечкенәдән йөзәргә хыяллана идем. Сабада моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Тренерны да Казаннан кайтарттылар. Сентябрьдән ноябрьгә кадәр атнага ике тапкыр күнекмәләр үтәбез, декабрь аенда муниципалитет күләмендә ярышлар уза. Сәламәт өчен бик файдалы,"- ди Альбина. Ир-атлар арасында беренче урынны 35 секундта 50 метр араны узып, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы хезмәткәре Александр Сидоров алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading