16+

"Әти буылып үлде": Төркиядә ял иткәндә Татарстан кешесе һәлак була

Бүлмәдә ялгызы булган чакта, ир-атның башы шушы тәрәзәгә кысыла, ул имгәнә һәм вафат була.

Бүлмәдә ялгызы булган чакта, ир-атның башы шушы тәрәзәгә кысыла, ул имгәнә һәм вафат була.

Татарстанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат Төркиягә ял итәргә барган һәм кунакханәдә үлгән. Аның башы тәрәзәгә кысылып калган булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы НТР-24 каналына сылтама белән хәбәр итте.

Мәрхүмнең кызы сүзләренчә, аның әтисе яши торган номер кунакханәнең мансарда этажында урнашкан була. Биредә махсус тәрәзә ясалган. Бүлмәдә ялгызы булган чакта, ир-атның башы шушы тәрәзәгә кысыла, ул имгәнә һәм вафат була.

Ир-атның туганнары сүзләренчә, кунакханә җитәкчелеге алар белән элемтәгә керми, гаиләгә ярдәм күрсәтми.

Мәрхүм ир-ат белән бергә ял иткән туганнары Татарстанга үз рейслары белән кайта. Мәет салынган табут исә бераз алданрак кайтып җитәчәк. Мәетне иминият компаниясе кайтара. Казан аэропортында табутны мәрхүмнең улы каршы алачак, диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүмнең кызы Наилә РИА Новости хәбәрчесе белән аралашкан. Алар кунакханә гаепле дип саный, шуны исбатларга тырышачаклар. «Бу хәл 28 сентябрьдә кич белән булды. Әти безнең номердагы мансарда тәрәзәсе астында калды. Тәрәзә автоматик рәвештә төште һәм әти буылып үлде. Әти шоу карый иде, анда музыка каты итеп уйный. Шуңа күрә әти тәрәзә төшә башлавын ишетмәгән булса кирәк. Ул тәрәзәнең ябыла башлавын аңламый калган һәм китәргә өлгермәгән», — дип сөйләгән Наилә М.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading