16+

Әти-әниләргә балаларын күз уңыннан ычкындырмаска кушалар

Җәйге каникул якынлаша, мәктәп укучыларына сөенеч. Автоинспекторлар исә чын мәгънәсендә хәсрәттә, чөнки җәйге чорда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре кискен артып китә.

Җәйге каникул якынлаша, мәктәп укучыларына сөенеч. Автоинспекторлар исә чын мәгънәсендә хәсрәттә, чөнки җәйге чорда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре кискен артып китә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елның июнь-август айларында балалар катнашында 175 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда җиде баланың гомере өзелгән, 181е төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Республикада быелның дүрт аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы 141 авариядә ике баланы гомерлеккә югалттык һәм 146 баланы имгәтергә өлгердек инде.

Юлларда балалар катнашындагы фаҗигаләрне чикләү максатында, Татарстанда 5 июньгә кадәр «Игътибар-балалар!» акциясе бара. Әлеге профилактика чарасы вакытында кечкенә пассажирларны йөртү, җәяүлеләргә өстенлекле юл бирү кагыйдәләре үтәлешенә аеруча игътибар юнәлтеләчәк. Мәктәпләрдә һәм соңрак балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында лекцияләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә корылган викторина-уеннар оештырылачак.

Транспорт чарасы нинди конструкциядә булуга карамастан, аларда балаларның иминлеге шартлары катгый үтәлергә тиеш. Бу таләп башкарылмаса, балаларны йөртү тыела. Җиңел автомобильдә, мәсәлән, 12 яшькә кадәрге баланы махсуслаштырылган урындыкта йөртү мәҗбүри. Кагыйдәне үтәмәсәң, 3 мең сум штраф. Быелның дүрт аенда шушы кагыйдәне бозганы өчен, республикада 8 мең кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Юл билгесе торган һәм «зебра» тамгасы төшерелгән урыннарда җәяүлеләргә юл өстенлеге бирмәү республикада «зәхмәтле чир» төсмере алды шикелле. Транспорт чарасын идарә итүчеләр армиясеннән, шушы кагыйдәне бозганы өчен, 24 мең «әтәч» тотылган инде. Җәяүлегә юл бирмәгән өчен 1500 сум штраф кайберәүләр өчен 1 сум 50 тиен генә кебек. Казанның Яңа Савин районындагы 7нче гимназиясенә иртә-кич кыйммәтле машиналарда балаларны китерәләр һәм алып китәләр.

Лаврентьев урамындагы ишегаллары юллары «Париж-Дакар» автоузышын хәтерләтә. Яңа Савиндагы 7нче гимназия һәм 23нче мәктәп янәшәсендәге ишегаллары юлларында «зебра» тамгасы кыш дәвамында ашалып беткән. Ут капкандай чабышкан машиналар руле артындагыларның кайберләре «җәяүле» билгесен күрми дә. Укырга җәяү баручы башлангыч сыйныфлар укучылары юл аша чыгарга куркып басып тора, бичаралар. Кыйммәтле машинадагы «әтәч» сабыйга юл бирми. Монда 24 мең кагыйдә бозучыны бер атнада җыярга була.

ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны да балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен актив өйрәтергә, балаларны күз уңыннан ычкындырмаска чакыра. Татарстанда быелның дүрт аенда 16 яшькә кадәрге балалардан 5 меңгә якын малай һәм кыз юл кагыйдәсен бозганда туктатылган. Теләсә кайсы урыннан юл аша чыгу, юл буенда уйнау фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Хәзер авылларда да асфальт. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның «балалар бакчасы» - урамдагы юл. Кайсысы велосипедта, кайсысы самокатта, кайсысы «таяк ат» иярләп йөгерә. Автоинспекторлар тикмәгә генә хәсрәтләнми инде ул. Игътибар, балалар! Бу кисәтүне профилактика акциясе узганнан соң да онытмыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading