16+

Тиеннәр кеше гомерен саклап кала ала

Арабызда мохтаҗ кешеләр җитәрлек. Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү йөзеннән еш кына төрле хәйрия чаралары, акцияләр уздырыла. Әле менә күптән түгел генә Казан шәһәренең 19 гимназиясе укучылары А. Вавилов исемендәге фондка ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе уздырган иде. Ул чарада шәһәр мэры Илсур Метшин да катнашты. Физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар, балалар...

- Балаларның яхшылык эшләргә омтылулары, моны чын күңелдән башкарулары сөендерә. Мондый ярминкәләр традициягә әйләнергә тиеш. Алар ярдәмендә балаларның күңеле йомшара, алар тагын да яхшылык эшләргә омтыла, нәтиҗәдә, җәмгыять тә яхшы якка үзгәрә, - ди Илсур Метшин.

Быел Казан, беренче тапкыр, "Линия жизни" хәйрия фонды тарафыннан оештырыла торган "Кемнеңдер гомере - вак-төяк түгел!" акциясендә катнашачак. Әлеге акция Россиянең төрле шәһәрләрендә елына ике тапкыр - октябрь һәм май айларында үткәрелә.

2009 нчы елдан бирле акция кысаларында илнең төрле шәһәрләрендә барлыгы 12 миллион 739 мең 817 сум 86 тиен акча җыелган, шушы акчага җитди авыруы булган 62 балага операция ясалган. Быел акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Стәрлетамак, Ульяновск, Казан, Самара, Сочида яшәүчеләр катнашачак. Җыелган акчалар 1997 нче елгы Евгения Карнадудка ярдәм итүгә тотылачак. Евгениядә - IV дәрәҗә сколиоз. Дәваланыр өчен кызга - 699 мең 740 сум акча кирәк.

Казанда вак акча җыю пункты 22, 23, 29 һәм 30 нчы май көннәрендә Петербург урамында "Кольцо" сәүдә үзәгендә ачык булачак. Акциянең финалы 1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Урицкий исемендәге паркта узачак.

Фондның сайтында һәр тиен өчен хисап күренә. Акча җыючылар акчаны кулга алырга түгел, ә әрҗәгә җыярга тиеш. Шулай ук акция үткәрү урыннарында "Сдай мелочь - Спаси ребенка!" сүзләре язылган футболка кигән волонтерлар басып торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading