16+

Тиешсез урында тартсаң

Татарстан Дәүләт торак инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, йорт подъездларындагы баскыч мәйданчыкларында тәмәке тартучыларга былтыр 1 миллион штраф салынган. Дөрес, кагыйдәне бозучылар ул штрафны түләгәнме, юкмы, анысы билгесез.

Редакциябезгә дә подъездларда тәмәке тартучылардан зарланып шалтыратучылар шактый. Әле күптән түгел генә бер укучыбыз мөрәҗәгать иткән иде. Күршесендә вакытлыча фатирда яшәүчеләр төпләнгән. Еш кына алар тәмәке тарта. Ә төтен исе укучыбызның фатирына тарала. Өйдә һава җитмәүдән интегүче карт әниләре шул истән җәфа чигә. Участок полициясен дә чакыртып караганнар, әмма, егетләрнең тәмәке тартканнарын дәлилли алмыйлар икән. Йә тегеләр ишек ачмый, йә полиция хезмәткәрләре килгәнче, төпчекләрне җыеп, барысын да яшереп куя.

Дәүләт торак инспекциясе исә, бу елның башыннан тиешсез урында тәмәке тарткан өчен казанлыларга 605 беркетмә төзергә өлгергән. Әлеге кагыйдәне бозган өчен уртача 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading