16+

Тимер юлларын яңарталар

2019 ел ахырына кадәр Татарстан буйлап узучы җиде тимер юлын төзекләндереп бетерәчәкләр.

2019 ел ахырына кадәр Татарстан буйлап узучы җиде тимер юлын төзекләндереп бетерәчәкләр.

Узган елны ике тимер юлын тулысынча төзекләндергән булганнар. Тагын 11 тимер юлы киселешләренә фото һәм видеофиксацияләр куячаклар. Әлеге эшләр өчен 44 миллион сум акча бүленеп бирелгән.

– Юл хәрәкәте иминлеге өчен сигнал бирә торган тамгаларны, рельсларны алмаштырып куярга, тирә-якны асфальтларга кирәк. Соңгы ике ел эчендә без тугыз юл кисешен видеотеркәгеч белән тәэмин иттек. Алардагы мәгълүмат турыдан-туры онлайн режимда ЮХИДИ идарәсенә җибәрелеп тора. Май башында тагын 11 юл кисешенә видеотеркәгеч кую килешенде, - ди төбәк буенча Горький тимер юллары җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов.

Аның сүзләренчә, бер видеотеркәгеч кую өчен якынча 4 миллион сум акча китә.  Тимер юлларына нинди дә булса корылма кую өчен 300 мең сум кирәк булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading