16+

Тина Канделаки "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы совтавында Россия данын якларга җыена

Быел "Ефәк юлы- 2017" узышларында "КАМАЗ-Мастер" командасы составында хатын-кыз да булачак. Команданың җитәкчесе Владимир Чагин күренекле телевизион тапшырулар алып баручы Тина Канделакины үзләре белән ярышларда катнашырга чакырган, дип яза җирле басма.

Инде Тинага яраклы спорт костюмы да әзер икән. Канделаки башта гаҗәпләнүен белдереп,"мин тулы канлы экипаж әгъзасы буламмы?" - дип сораган. Чагин аңа башка елларда бу узышларда хатын-кызлардан гына торган экипижларның булуын әйткәч, бик теләп риза булган.

"Ефәк юлы-2017" раллие быелның 7 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан кузгалып китә. Узыш автомобильләре үтәсе ара 9500 чакрым. Раллида катнашучылар өч дәүләт: Россия, Казахстан, Кытай биләмәләре аша үтәчәк. Узышчыларга 14 этапны үтәргә туры килә. Аларга нибары 16 июльдә бер ял көне бирелә. Финиш - 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәрендә.

"Ефәк юлы-2017" узышларында катнашучы автомобильләр Татарстан аша да үтәчәк.

"Шәһри Чаллы"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading