16+

Тинчурин фестивале якынлаша

15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале үткәрелә.

15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале үткәрелә.

Әлеге чара Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан оештырыла.

2014 елдан башлап фестиваль халыкара дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда Татарстан, Мари Эл, Дагыстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе, шулай ук Кыргызстан театрлары катнашуы көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.

Традиция буенча, 15сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе - бөек артист, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә, әдипне искә алу чарасы уздыру - ул җирләнгән урынга (Казанның Архангельск зираты) чәчәкләр салу ниятләнә.
Беренче кичне тинчуринлылар Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган "Сүнгән йолдызлар" спектакле күрсәтеләчәк.

Спектакльләр һәр милли театрның үз туган телләрендә барачак һәм рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading