16+

Әтисендә наркокурьер булып эшләгән 10 яшьлек кызчык тоткарлана

Полиция хезмәткәрләре 10 яшьлек кызны наркотиклар белән тоткан. 

Полиция хезмәткәрләре 10 яшьлек кызны наркотиклар белән тоткан. 

Мәскәүдә наркотиклар сату өчен 10 яшьлек кызын җәлеп иткән 47 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре кызны Шипилов урамындагы йортларның берсендә тотканнар һәм аны тикшергәч, аңарда билгесез  матдә салынган 76 төргәк табыла.

10 төргәкне тикшерү барышында, аларда наркотик барлыгы күренә. Калганнары исә экспертизага җибәрелгән.   Полиция хезмәткәрләре баланың үз әтисе кушуы буенча эш иткәнлеген ачыклаган. Baza телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, кызчык күрше йорт янындагы машинада утырган ир-аттан наркотиклар алган һәм алга таба сату өчен барлык 76 төргәкне әтисенә тапшырырга тиеш булган. 

Баланың әтисен тоткарлаганнар, ә кызны Мәскәүдәге медицина учреждениеләренең берсенә урнаштырганнар. РФ Җинаять кодексының 150 маддәсе буенча ("Балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп итү") җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading