16+

Әтисенең гәүдәсе чүп-чар капчыгында булган...

Балтач районында хокук сакчылары коточкыч җинаять ачкан.

Балтач районында хокук сакчылары коточкыч җинаять ачкан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 45 яшьлек улы полициягә әтисенең югалуы турында хәбәр иткән. Пенсионер өйдә ун көнгә якын пәйда булмаган.

Улының сүзләренә караганда, 30 май көнне ир велосипедта билгесез юнәлештә киткән һәм шул вакыттан бирле элемтәгә чыкмаган. Зыян күрүченең шәхси телефоны да сүнгән.

"Полиция хезмәткәрләре 80 яшьлек гражданны эзләүгә кереште. Бу факт буенча берничә оператив-эзләү чаралары үткәрелде. Бераздан полициягә улының өйдәше мөрәҗәгать итте, ул үтерү һәм мәетнең күмелү урыны турында әйтте. Урманда, авылдан ике чакрым ераклыкта югалган кешенең гәүдәсе табылды", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу факт буенча материаллар Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә тапшырылган, анда «кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 30 май көнне йорт ишегалдында ызгыш килеп чыккан, аның барышында улы кирпеч эләктереп алган һәм берничә тапкыр өлкән кешенең башына бәргән. Бу вакытта хатыны өйдә йоклаган була. Шикләнелүче мәетне капчыкка яшереп,  машинага сала. Соңрак ул хатынга чүп-чарны урман ягына чыгарырга кирәклеген әйтә. Нәкъ менә шунда ул әтисен ялгызы гына күмә.

Берничә көн әтиләре өйдә булмау сәбәпле, хатынның капчыкта пенсионер булуы турында коточкыч фикерләре пәйда булган. Хәзер шикләнелүче тоткарланган.

Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading