16+

Тизлекне арттыру коточкыч нәтиҗәгә китергән

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Тихорецкий урамындагы юл-транспорт һәлакәте буенча аңлатма белән чыкты. 

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Тихорецкий урамындагы юл-транспорт һәлакәте буенча аңлатма белән чыкты. 

Казанда Тихорецкая урамындагы үлемгә китергән авария буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте аңлатма белән чыкты. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 18 октябрь көнне бер кеше һәлак булган һәм ике кеше хастаханәгә озатылган. Авариягә юлыккан башка каза күрүчеләргә вакыйга булган урында ук ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

ТР Эчке эшләр министрлыгы аңлатканча, Chevrolet Cobalt йөртүчесе исерек хәлдә руль артына утырган һәм тизлекне чамадан тыш арттырган. Шул сәбәпле, машина белән идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт итү полосасына килеп чыккан. Биредә Hyundai Solaris белән кара-каршы бәрелешкән, ә соңыннан Volkswagen Jetta белән Nissan Qashqai машиналары белән дә сөзешкән.

Ни кызганыч, Chevrolet Cobalt пассажиры үлгән. Хастаханәгә шул ук машинаның тагын ике пассажиры китерелгән. Медицина ярдәме Chevrolet Cobalt йөртүчесенә һәм Nissan Qashqai пассажирына күрсәтелгән.

"ЮХИДИ хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк ", - дип аңлаттылар ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading