16+

Төлке дип уйлап авылдашын атып үтергән җирлек башлыгы суд каршына басты

Татарстанда җирлек башлыгының хатын-кызны үтерү эше буенча суд башланды, ул аны төлке дип уйлап ялгыш аткан иде. Һәлак булучының гаиләсе гаепләнүчегә иң кырыс җәза бирүне таләп итә.

Татарстанда җирлек башлыгының хатын-кызны үтерү эше буенча суд башланды, ул аны төлке дип уйлап ялгыш аткан иде. Һәлак булучының гаиләсе гаепләнүчегә иң кырыс җәза бирүне таләп итә.

Кайбыч районы судында авыл җирлеге башлыгы эше буенча процесс башланып китте. Ул ялгышлык буенча авылдаш хатынын төлке дип уйлап, атып үтергән иде. 

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига 7 декабрь кичендә килеп чыга. Бер яктан, беркем дә яшәмәгән биләмә, икенче яктан, Вәлиуллиннарның өе һәм теплицалары, биредә алар кышкы чорда кош-кортларын асраганнар. Нәкь менә шулар янына ияләшкән дә инде төлке. 

Баштан өчәү: җирлек башлыгы, Диләрә үзе һәм аның ире ауда торганнар, әмма берникадәр вакыттан соң Диләрә ирләр яныннан китеп бара. Шулчак караңгылыкта ялтыраган күзләргә охшаган яктылык күреп ала Фидәил белән Ринат. Авыл җирлеге башлыгы ике тапкыр шул якка атып җибәрә. Нидер гөрселдәп аугач кына ирләр моның кеше икәнлеген абайлап алалар, килсәләр, яраланган Диләрә ята. Баксаң, ул башына фонарь киеп сарайга чыккан икән. Ире аны тиз арада хастаханәгә китерә, ләкин Диләрә күп кан югалтудан вафат булган.

Җирлек башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановка "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Хәзер аны ике елга рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр.  Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлләренә үкенә һәм тикшерүгә төрлечә ярдәм итә. Һәлак булган хатынның туганнары гаепләнүчегә иң кырыс җәза бирүне таләп итә.

Шулай ук укырга: Кайбычтагы фаҗига: "Кызы әнисенең үлгәненә ышанасы килми..."

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading