16+

Төнге велофест 3 мең кешене җыйды

Узган ялларда Казанда "Төнге велофест" узды. Фестиваль спортка битараф булмаган, велосипедны үз иткән өч меңнән артык кешене берләштерде. Бу юлы велосипедчылар танылган хәйриячеләр, меценатлар яшәгән тарихи урыннардан уздылар.

Узган ялларда Казанда "Төнге велофест" узды. Фестиваль спортка битараф булмаган, велосипедны үз иткән өч меңнән артык кешене берләштерде. Бу юлы велосипедчылар танылган хәйриячеләр, меценатлар яшәгән тарихи урыннардан уздылар.

Мәскәүдә башланып киткән "Велотөн" проектына 2014 елда Казан да кушылган иде. Мәскәүлеләр оештыра торган әлеге чара быел кайбер сәбәпләр аркасында гел кичектерелеп килде. Ахырдан, аны бөтенләй уздырмаска булдылар. Аның каравы, Казан мэриясе үзебезнең "Төнге веловест"ны оештырырга булды. Исеменә караганда, иң мөһиме җисеме дигәндәй, чараның төп максаты - шәһәр халкын спортка тарту. Сәламәтлек өчен кирәкле, файдалы чара оештыру.

Фестиваль башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Кремль буенда күңел ачу кичәсе, кичке салют көтә иде. Төнге маршрут "Игелекле Казан" проекты кысаларында төзелгән. Велосипедчылар шәһәрнең меценатлары, хәйричеләре яшәгән йортлар аша уздылар. Катнашучылар Ирек мәйданы, Патрис Лумумба, Һади Такташ, Калинин урамнары аша барлыгы 29 чакрым юл үтте. Бәйрәмдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгений Лодвигов, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Габдерәшитов та катнашты.

Казанда узган велофестивальдә акыллы, талантлы кешеләрне һәрчак үзенә тартып торган бер нәрсә бар - Казан турында күбрәк мәгълүмат белү мөмкинлеге,- ди Артур Габдерәшитов.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да әлеге чараны бер елны да калдырмый. Бу юлы да ул велосипеды белән Казанны әйләнде. "Төнге велофест"ның күңелле мизгелләрен чагылдырган фотоларны ул инстаграм битенә дә урнаштыра барды.
"Велофест" вакытында хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелде. Велосипедчыларны "ашыгыч ярдәм" хезмәте машиналары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре озата барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading