16+

Төнлә 11 кешене янгыннан коткарганнар

Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген төнлә 101 нче янгын сагы чакыру номерына Васильево бистәсендә Стекольная урамында бер катлы кирпеч йорт яна дигән хәбәр килде.

Бинадан 11 кеше, шул исәптән 8 баланы чыгарганнар.

Янгын мәйданы 56 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәде.

Алдан ачыкланганча, янгын электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдә бозу аркасында килеп чыккан. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading