16+

"Тәненең 90 проценты пешкән": эретеп ябыштыру баллоны шартлау аркасында ике бала зыян күргән

17 августта Башкортстанның Хәйбулла районында коточкыч фаҗига булган. Биредә Акъяр авылында карбидлы баллон шартлаган шул тирәдән үтеп баручы ике бала пешкән.

17 августта Башкортстанның Хәйбулла районында коточкыч фаҗига булган. Биредә Акъяр авылында карбидлы баллон шартлаган шул тирәдән үтеп баручы ике бала пешкән.

Сабыйларның берсе берничә көннән соң реанимациядә үлгән, икенчесенең тормышы өчен табиблар көрәшә. Зыян күргән баланың  әти-әнисе газизләренең үлеме өчен ваемсыз кешеләрне җаваплылыкка тартырга тели.

Әлеге хәл 15.00-17.00 сәгать аралыгында Төзүчеләр урамында килеп чыккан, монда ташландык гаражларның берсе яна башлаган. Үлгән малайның әнисе сөйләгәнчә, бу гараж күптән буш торган, ә элек ул эретеп ябыштыручыныкы булган. Хәзерге хуҗасының кемлеге турында беркем дә белми.

- Янгын сүндерүчеләр килде, утны сүндерә башладылар. Гаражда сакланган бөтен чүп-чарны урамга чыгардылар. Иске, кирәкмәгән әйберләр арасында эретеп ябыштыру өчен кулланылучы карбид аппараты баллоны да булган. Ул да яна башлаган, ләкин аны тиз сүндерделәр һәм шулай гараж янында калдырдылар. Шаһитлар бу баллонны алып китүләрен сорады, чөнки ул теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин иде. Ләкин янгын сүндерүчеләр бу баллонны алып китәр өчен әйбер юк, диделәр, шуңа күрә ул монда торсын, диделәр, аны картон белән каплап, китеп бардылар, - дип сөйләгән "КП-Уфа" белән әңгәмәдә Зөлфирә Нигъмәтуллина.

Якынча ярты сәгатьтән соң әлеге гараж яныннан алты яшьлек Айнур һәм җиде яшьлек Байрас үтеп киткән. Балалар бирегә уйнарга һәм шунда яшәүче сукбай этләрне ашатырга килгән. Бу вакытта карбидлы баллон шартлаган, малайлар бик каты пешкән. Баллонга якынрак булган Айнурның гәүдәсенең 90 проценты һәм сулыш юллары 4 нче дәрәҗәдә пешкән булуы ачыкланган, аның дусты 40 процент пешкән. Башта балаларны җирле хастаханәгә китергәннәр, ә 21 августта аларны Уфа пешү үзәгенә күчергәннәр. Биредә Айнур 6 көннән соң үлгән. Икенче бала элеккечә авыр хәлдә кала, аның тормышы өчен хәзер табиблар көрәшә.
Тикшерүчеләр шартлау куркынычы булган предметның урамда караучысыз калдырылуына кем гаепле икәнен ачыклыйлар.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин баллон шартлаганнан соң, балалар пешү факты буенча җинаять эшен тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә йөкләгән.

Хәзер тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклый, шулай ук җиңел янып китүчән матдәле (карбид) баллонның ни өчен урамда караучысыз калуын ачыклыйлар. Шул ук вакытта хокук сакчылары версиясе буенча, балалар аны үзләре ут төрткән, шуннан соң карбидлы мичкә шартлаган, әмма үлгән малайның әнисе балалар гаражлар янына уйнарга гына барганнар дип бара.

- "Саксызлык аркасында кешенең сәламәтлегенә авыр зыян китерү яки кеше үлеменә китергән ваемсызлык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Янгын сүндерү урынында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләрен тикшерү барышында хокукый бәя биреләчәк. Тикшерү барышы Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольгә куелган, - дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: http://www.bashinform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading