16+

ТНВ каналы 9 майга нинди программа әзерли?

ТНВ телеканалы тамашачылары өчен 9 майга бәйрәм программасы әзерләде.

ТНВ телеканалы тамашачылары өчен 9 майга бәйрәм программасы әзерләде.

Җиңү Көнендә Республика халкы турыдан-туры эфирда төп бәйрәм чараларын күзәтә алачак.

09:45 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешеннән трансляция башланачак.

14:45 сәгатьтә «Үлемсез полк — 2022» акциясеннән туры эфир башланачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. «Үлемсез полк"та катнашучылар үзәк урамнар буйлап Толстой скверыннан башлап Меңьеллык мәйданына кадәр барачак.

19:30 сәгатьтә туры эфирда бәйрәм концерты башланачак. Ул салют белән тәмамланачак. Концертны шулай ук интернет киңлекләрендә - ТНВның ВКонтакте төркемендә һәм TNV.ru сайтында туры эфирда һәм язмада карый аласыз.

ТНВ телеканалында документаль фильмнар премьералары узачак. Шуларның берсе Бөек Ватан сугышы ветераны, җырчы Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман Сафин тормышы турында сөйләячәк. Ул быел 100 яшьлек юбилеен билгели.

«Соотечественники» тапшыруында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Россия Герое Дамир Исламовның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләячәкләр.

«Батырларга хат» акциясе кысаларында Бөек Җиңүне якынайткан батырларга якыннары, туганнары, балалары, газиз кешеләре язган хатларны ТНВ каналы алып баручылары укыячак. Әлеге хатлар һәрбер тамашачыбызның да күңеленә үтеп керер дип ышанабыз. Күпсанлы тамашачылар соравы буенча әлеге проект кабат күрсәтелә.

Безнең хәбәрчеләребез Татарстан республикасында узачак бәйрәм чараларын яктыртачак. 9 май көнне эфирга чыгачак тапшырулар турында тулырак мәгълүматны телепрограммадан белә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading