16+

ТНВ ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм телемарафоны уздырачак

Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы республика тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе.

Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы республика тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе.

"Яңа Гасыр" телеканалы 27 май 6:00 дән 00:00 сәгатькә кадәр барачак махсус телемарафон әзерләде.

Эфир татар һәм рус телләрендә чыга торган "Манзара" һәм "Здравствуйте" иртәнге тапшыруларыннан башлана. Аларны "Татарлар" тапшыруы алыштырачак.

10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясенең тантаналы өлешенең трансляциясе узачак.

11:30 сәгатьтә - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Без кабызган утлар…» дип аталган концерт күрсәтеләчәк.

13:30 сәгатьтә «История татарстанского парламентаризма» тапшыруы узачак.

14:00 сәгатьтә «Вековая история» документаль фильмы күрсәтеләчәк.

14:45 «Минтимер Шаймиев. Без права на ошибку» - "Яңа Гасыр" телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминевның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе.

16:30 сәгатьтә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Вехи истории» тарихи фильмнар циклы башлана.

21:00 сәгатьтә, прайм таймда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка багышланган «Вехи истории» махсус чыгарылышы чыгачак.

22:00 сәгатьтә «Без кабызган утлар...» концерты күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading