16+

Ток сугу аркасында кул чукларсыз калган малай аңына килгән

Уфада ток сугу аркасында кул чугын югалткан малай аңына килгән

Уфада ток сугу аркасында кул чугын югалткан малай аңына килгән

Туймазы районы Балтай авылында ток сугу аркасында кул чукларына зыян килгән 10 яшьлек Илназ Дәүләтов аңына килгән. Туганнары аның белән телефоннан сөйләшә алган. Әмма кул чукларсыз баланың хәле элеккечә авыр.

"Барысы да яхшы, көне буе мультиклар карый, ди. "Мин үзем генә түгел, минем белән шәфкать туташы". Сөйләшүе буенча да, табиблар сүзләренчә дә, ул әле кулсыз калуын аңламый", - ди Илназ әнисе Зөлфия Дәүләтова.

Килеп чыккан хәлдә зыян күрүче малайның гаиләсе беркемне дә гаепләми, бердәнбер, җирле хакимияттән электр трансформаторларын будкалар белән әйләндереп алырга яки аларны баганаларда, югарырак урнаштыруын сорыйлар. Илназ урынында теләсә нинди башка бала да булырга мөмкин иде бит.

Шул ук вакытта әлеге фаҗига белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Тикшерү бара. Ә хәзер малай яткан хастаханәдә баланы озак вакытлы тернәкләндерүгә, дәвалауга әзерләнәләр.

"Аны берничә операция көтә, һәм дәвалау пешү бүлегендә дәвам итәчәк", - дип сөйләгән Уфа шәһәренең 18 нче номерлы Республика пешү үзәгендәге бүлек мөдире Руслан Гыйматдинов.

Тизрәк терелә күр, Илназ!

Фото: http://www.bashinform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading