16+

Торак алучылар арткан

“Соңгы арада торак сатып алучылар сизелерлек артты”, – ди Татарстанның Росреестр идарәсе.

“Соңгы арада торак сатып алучылар сизелерлек артты”, – ди Татарстанның Росреестр идарәсе.

Май аенда күчемсез милек рәсмиләштерү буенча 42 мең мөрәҗәгать теркәлсә, июньнең ике атнасында гына да 24 меңнән артык гариза тапшырылган. Җәйнең беренче атнасында торак рәсмиләштерергә теләүчеләр апрель ае белән чагыштырганда җиде тапкырга арткан.

Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова әйтүенчә, билгеле бер сәбәпләр аркасында туктап торырга мәҗбүр булганнан соң торак базары акрынлап җанлана. Моңа үзизоляция режимы вакытында халыкның электрон чыганаклардан күбрәк куллана башлануы да йогынты ясаган. Ике атна эчендә кабул ителгән гаризаларның 6600е электрон рәвештә килгән. Апрель ае белән чагыштырганда бу өч тапкырга күбрәк дигән сүз.

Фото архивтан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading