16+

Торак сатып алырга теләүчеләр кимиячәк?

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә торган социаль ипотеканың «Яшь гаилә» программасы буенча ставканы 7 процент дәрәҗәсендә калдырырга исәплиләр.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә торган социаль ипотеканың «Яшь гаилә» программасы буенча ставканы 7 процент дәрәҗәсендә калдырырга исәплиләр.

Ташламалы ипотека программасының ставкасы 12 процентка кадәр күтәрелү аңа йогынты ясамый. Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Татар-информ»га шул турыда әйткән. «Федераль дәрәҗәдә расланган 12 процентлы ташламалы ставка «ДОМ.РФ» белән бәйле программаларга карый. Ә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды – бу бераз башка юл. Биредә ставканы 7 процент дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла», – дип билгеләп үткән ул. Аның сүзләренчә, киләсе елга квадрат метрның бәясе артачак, шуңа күрә яшь гаиләләрнең торак сатып алу белән кызыксынуы кимергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading